Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Тематик сәгать «Татар халкының моңлы тавышы»

11:38 19.02.2026
Тематик  сәгать «Татар халкының моңлы тавышы»
Тематик сәгать «Татар халкының моңлы тавышы»

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Татар халкының моңлы тавышы» дип исемләнгән тематик сәгать узды.

Китапханәче Халыкара туган тел көне уңаеннан әзерләнгән «Туган тел - очар канат» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, туган телебезнең байлыгы булган фразеологизмнар, мәкальләр белән таныштырды.

Габдулла Тукайның туган телебезне үстерүгә керткән өлеше турында мәгълүмат бирде. Балаларга биремнәр тәкъдим ителде: таралган мәкальләрне җыярга һәм фразелогик әйтелмәләрне бер сүз белән әйтергә кирәк булды.

Китапханәче укучыларга Г.Тукайның балачагы, иҗаты турында сөйләде, «Милләткә» шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул ук шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар. Беренче тапкыр бу шигырь «Әлгасрелҗәдид» җурналының 1906 елгы 15 октябрь санында басыла.

Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
1320
Рекламный баннер 728x90px center-bottom