Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
29 гыйнварда татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Габдулла Тукайның 140 еллык юбилее уңаеннан бай эчтәлекле экспозиция эшли башлады. Анда шагыйрьнең китаплары, шул заманны чагылдырган каләм-каралар урын алды. Әлеге экспозиция белән танышырга Алабуга медицина көллияте студентлары килде.
Китапханәчеләр студентларга татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр. Шулай ук аларга Г. Тукайның китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Китапханәче Г.Тукайның «Һәр ялтыраган алтын түгел» шигырен татар телендә укыды. Студентлар шул ук шигырьне «Не все то золото, что блестит» рус һәм татар телләрендә укыдылар.
Для повышения удобства сайта мы используем cookies (подробнее).
К сайту подключены сервисы Yandex.Metrika, LiveInternet, top.mail.ru, которые также используют файлы cookies (подробнее).