Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Алабугада социаль яклау бүлеге.

20:57 15.01.2024
Алабугада социаль яклау бүлеге, Матди ярдәм үзәге яңа урынга күчте.

Бүгеннән кабул итү Городищенская урамы, 4нче йорт адресы буенча башкарыла (светофордан 2нче подъезд).

Хәзер ведомство үз эшчәнлеген монда даими нигездә алып барачак. Автобус тукталышы якында гына булганлыктан, учреждениегә килү халык өчен уңайлырак булачак. Бүгенге көндә анда көйләү-күченү эшләре бара, шуңа күрә учреждение телефоннары әлегә эшләми, якын арада алар гадәттәгечә шалтыратулар кабул итә башлаячак.

Бүлекнең эш графигын исегезгә төшерәбез. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке аш 12.00дән 13.00гә кадәр. Чәршәмбе көннәрендә халыкны кабул итү 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

4548
Рекламный баннер 728x90px center-bottom