Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Мәгълүмат сәгате «Сугыш хәтердә, йөрәктә, китапларда...»

12:08 08.12.2025
Мәгълүмат сәгате «Сугыш хәтердә, йөрәктә, китапларда...»
Мәгълүмат сәгате «Сугыш хәтердә, йөрәктә, китапларда...»

Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда «Сугыш хәтердә, йөрәктә, китапларда...» дип аталган күргәзмә янында мәгълүмат сәгате узды. Күргәзмәдә дәһшәтле сугыш еллары сурәтләнгән әдәби һәм документаль әсәрләр урын алган иде. Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә «Җиңү җиңел бирелмәде», «Кыз - әбиләр», Шамил Рәкыйповның «Кызлар - йолдызлар», Фатих Кәримнең «Кыр казы», герой – шагыйрь Муса Җәлилнең татар һәм рус телләрендә басылган «Мобит дәфтәрләре» китабы һәм башка әсәрләр урын алган иде. Китапханәче укучыларны «Сугыш чоры балалары», «Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында», китаплары белән таныштырды. Бу авыр елларны онытмаска, хәтердә сакларга безгә сугыш темасын яктырткан шушы әдәби әсәрләр ярдәм итә. Бөек Җиңү хакына яу кырында һәлак булган батыр сугышчыларны, тылда көнне – төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын онытырга хакыбыз юк. Бу сугыш безнең йөрәктә, хәтердә, китапларда...
1723
Рекламный баннер 728x90px center-bottom