Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

“Туган якка мәдхия”

12:39 26.11.2025
“Туган якка мәдхия”
“Туган якка мәдхия”

25 ноябрь көнне Яшьләр китапханәсендә “Туган якка мәдхия” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу чараны “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе, татар һәм туган як әдәбияты бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә оештырды. Кадерле кунаклар сыйфатында “Шәһри Казан” газетасы журналистлары чакырулы иде. Алабуга муниципаль районы үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Анна Игоревна кунакларга җылы сәламләү сүзләрен җиткерде.

Тәҗрия Җәләева “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсенең эшчәнлеге хакында тәфсилләп сөйләде, чулманлылар белән таныштырып үтте. Залны моңлы шигырьләре белән Тәслимә Кәримова, Кадрия Наил, Зөлфия Примакова, Әнисә Һадиуллина, Равил Шибаев, Гөлнара Хуҗина, Эльвина Шакирова шатландырды. Алсу Латыйпова исә әнисе Дибәҗә Каюмованың “Әниләрнең кулын үбик” дигән әсәрен укып, күңелләрдә тирән эз калдырды.

Чулманлыларның иҗатын гәүдәләндергән бай эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылган иде. Бу китапханәдә туган якка багышланган әсәрләрне кадерләп саклаулары күренә.
2083
Рекламный баннер 728x90px center-bottom