Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Култамгалы (автографлы) китап

13:52 30.10.2025
Култамгалы (автографлы) китап
Култамгалы (автографлы) китап

Күптән түгел безнең китапханәбездә шагыйрь, язучы, Белла халыкара әдәби премиясе һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, сигез китап авторы, “Мәйдан” журналы хезмәткәре Лилия Гыйбадуллина булып китте. Ул безнең китапханә укучыларына автографлы китапларын бүләк итте.

Беренчесе – “Язучы” нәшриятында чыккан “Дәвамы бар” исемле китап (2024). Монда шагыйрьнең егерме еллык әдәби иҗатыннан иң яхшы үрнәкләре – лирик-фәлсәфи һәм иҗтимагый яңгырашлы шигырьләре, шулай ук “Гали Рәхим”, “Дәрдмәнд” поэмалары урын алган.

Икенчесе – Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән “Әлиф ләм мин” исемле яңа китабы (2025). Әлеге басмада ничәмә-ничә буын татар баласына туган телебез нигезләрен өйрәтүче Әлифба китабының авторлары – Сәләй Вагыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитованың авыр һәм гыйбрәтле язмышлары бәян ителә.

Кадерле бүләкләре өчен язучы Лилия Гыйбадуллинага зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
2223
Рекламный баннер 728x90px center-bottom