Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Шигърият сәгате «Балаларның тугры дусты»

12:17 13.10.2025
Шигърият сәгате «Балаларның тугры дусты»
Шигърият сәгате «Балаларның тугры дусты»
#БиблиотекиЕлабуги

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Балаларның тугры дусты» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар Җәүдәт Дәрзаманның «Усал математика», «Әни сүзе», «Батырлык» шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Татар балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен Җәүдәт Дәрзаманга «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» һәм «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнәр бирелә, «Күзле кычыткан» исемле шигырьләр һәм әкиятләр китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Җәүдәт Дәрзаман — 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
1961
Рекламный баннер 728x90px center-bottom