Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

«Театрга багышланган тормыш»

14:52 15.09.2025
«Театрга багышланган тормыш»
«Театрга багышланган тормыш»

15 сентябрь көнне Алабуга шәһәре А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 130 ел тулуга багышланган «Театрга багышланган тормыш» исемле әдәби портрет узды.

Әлеге чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары – Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Факил Сафин, филология фәннәре докторы Әнвәр Шәрипов, Татарстан Язучылар берлеге ярдәмчесе Валентина Ибраһимова катнашты. Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Алабуга жирле оешма житәкчесе Әхмәтова Рәмилә Зөфәр кызы да кичәбезне ямьләндерде.

Китапханәчеләр Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры һәм, әлбәттә, татар әдәбиятына керткән өлеше турында сөйләделәр. Кичәдә катнашучылар драматург белән бәйле истәлекләр белән дә таныша алдылар.

Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 38 группа студентлары (укытучылары Р.К. Гардисламов) Таҗи Гыйззәтнең “Кыю кызлар” пьесасыннан өзек сәхнәләштерделәр. Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова драматургка багышланган шигырен укыды.

Китапханәнең Пушкин залында “Гыйззәт кабызган чаткылар” дип аталган интерактив күргәзмә әзерләнде. Анда китапханәчеләр эзләнүләр алып барган альбом һәм папкалар да урын алды.

Кичәнең ахырында китапханәләр системасы директоры А.И. Кульченко килгән кунакларга рәхмәт сүзләре белдерде.

Әдәби портрет Алабуга Суворов хәрби училищесы территориясенә урнашкан драматург Таҗи Гыйззәтнең мемориаль тактасына чәчәкләр кую белән тәмамланды.
2206
Рекламный баннер 728x90px center-bottom