Рекламный баннер 990x90px header-top
18+
Рекламный баннер 728x90px center-top
Архив
Поделитесь новостями с жителями города
Если Вы стали свидетелем аварии, пожара, необычного погодного явления, провала дороги или прорыва теплотрассы, сообщите об этом в ленте народных новостей. Загружайте фотографии через специальную форму.
not

Китап күргәзмәсенә күзәтү Язучы прозаик

21:09 21.12.2023
Китап күргәзмәсенә күзәтү «Язучы прозаик»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Язучы Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулу уңаеннан эшләнгән, «Язучы прозаик» дип аталган, китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәче укучыларны әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Күргәзмәдә укучылар Әхәт Гаффарның 4 томлы Сайланма әсәрләре, «Дәрья башы», «Әкәмәт =Вот так чудо!..», «Балалар өчен әкиятләр, хикәяләр, пьесалар» һәм башка китаплары белән таныштылар. Китапханәче балаларга әдипнең кыска әкиятләрен кычкырып укыды.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылган «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981) кебек повестьлары белән Әхәт Гаффар үзенә хас язу стиленә һәм сурәтләү алымнарына ия булган прозаик итеп таныта.

5273
Рекламный баннер 728x90px center-bottom