18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби сәгать «Тукай - балаларга»

10:01 06.08.2026 16+
155
Әдәби сәгать «Тукай - балаларга»
#БиблиотекиЕлабуги #Тукайныбергәләпукыйбыз #ЧитаемТукаявместе

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукай - балаларга» дип исемләнгән әдәби сәгать узды.

Китапханәче укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, балалар әдипнең шәхси архивыннан булган рәсемнәрне карадылар.

Китапханәче «Сабитның укырга өйрәнүе – Сабит учится читать» шигырен татар телендә укыды. Шигырь куану һәм соклану хисләре белән тулы, әти – әнисе, шагыйрь үзе дә укыган балага соклана. Әдип белемле баланың киләчәге якты булуына ышана.

Әсәр беренче тапкыр И. Харитонов типографиясендә басылган «Татар әлифбасы»ның «Бүләк» кушымтасында 1912 нче елның 27 нче февралендә дөнья күрә. Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды.
Оставить сообщение