Шигърият сәгате «Тукайлы балачак»
11:26 16.07.2026 16+
Шигърият сәгате «Тукайлы балачак»
#БиблиотекиЕлабуги
Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республика проекты кысаларында «Тукайлы балачак» дип исемләнгән шигърият сәгате 1нче гимназиядә җәйге ялны уздыручылар өчен узды.
Китапханәче укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.
Китапханәче балаларга «Бала белән күбәләк - Дитя и Мотылек » шигырен татар телендә укыды. Укучылар шул шигырьне Күбәләк һәм Бала рольләренә кереп рус һәм татар телләрендә укыдылар, әдип бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгәнен бергәләп фикер алыштылар.
Бу шигырен Тукай Л. Модзалевскийның «Мотылек» шигыреннән файдаланып язган , Күбәләк образын җентекләп тасвирлаган. Шигырь балаларны табигатькә якынайта, танып белү омтылышын арттыра. Беренче тапкыр бу шигырь «Балалар күңеле»ндә 1909 нчы елда басылган.
Әлеге чара «Тукай хәзинәләре» дип аталган клуб эшчәнлеге кысаларында узды