18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

"Милли музыка - гомер канатлары"

14:43 01.06.2026 16+
761
"Милли музыка - гомер канатлары"

А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле татар композиторы Резеда Ахиярованың 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Милли музыка - гомер канатлары" дип аталган сәнгать сәгате уздырды.

Резеда Ахиярова - төрле жанрларда иҗат итүче күп әсәрләр авторы. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә зур уңыш казанган эксклюзив "Шагыйрь мәхәббәте" һәм " Сөембикә" исемле атказанган опералары, "Алтын Урда" балеты белән ул опера һәм балет яратучыларның күңелләрен яулады.  Күп санлы вокал, симфония, камера уен коралы, театр, кино өчен язылган төрле жанрдагы музыка әсәрләре аша ул хатын-кызның да күренекле композитор була алуын дәлилләде.
Оставить сообщение