18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Калфагым, әй, калфагым…» – халыклар бердәмлеге рухында

20:22 22.05.2026 16+
827
«Калфагым, әй, калфагым…» – халыклар бердәмлеге рухында

2026 елның 22 маенда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Илһам чишмәсе» татар яшьләренең иҗат клубында чираттагы очрашу үтте. «Калфагым, әй, калфагым…» исеме астында узган бу чара, Халыклар бердәмлеге елына багышланган оста куллар дәресе булды. КФУның Алабуга институты мөгаллимнәре Әхмәдгалиева Гүзәлия Габдрәүф кызы һәм Латыйпова Лилия Николай кызы Алабуга институты көллияте студентлары белән, чакырылган кунаклар буларак, милли калфак тегү һәм аны матур итеп бизәүнең үз серләрен җыелган кунакларга җиткерделәр.

Шул ук вакытта, китапханәнең татар теле һәм туган як әдәбияты бүлеге «Гүзәллекне күр әле» дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Анда татар халкының затлы милли киемнәрен, аларның матур бизәкләрен һәм, әлбәттә, калфак чигүнең төрле үрнәкләрен чагылдырган китаплар һәм журналлар урын алды.

Күргәзмәнең аерым бер бизәге булып, кулдан эшләнгән калфаклар тора иде. Алар татар милли сәнгатенең гүзәллеген һәм үзенчәлеген тагын да ачыграк күрсәтте.
Оставить сообщение