18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Яңа китап «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре»

10:17 18.05.2026 16+
859
Яңа китап «Алабуга һәм Менделеев төбәкләренең ташъязма истәлекләре»

Китап Татарстан Республикасының Алабуга һәм Менделеев районнарындагы татар-мөселман зиратларында сакланган гарәп язулы эпиграфик истәлекләргә (кабер ташларына) багышлана.

XVII гасырдан алып XX гасыр башына кадәрге чорга караган 600 данә кабер ташы – әлеге төбәкләр һәм, гомумән, татар халкы тарихы өчен кыйммәтле чыганаклар.

Китап Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан нәшер ителгән (2026). Ул тарих белән кызыксынучы киң катлау укучыларына тәкъдим ителә. Китапны Татарстанның күренекле эпиграфистлары Раиф Мәрданов һәм Ирек Һадиев әзерләде. Хезмәт моннан 20 ел элек үткәрелгән фәнни экспедицияләр материаллары буенча язылган.

Әлеге китапны басмага әзерләү Алабуга шәһәренең Иске Татар зиратында фәнни-тикшеренү эше башлануга этәргеч булды. Ул Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Ленар Мифтахов җитәкчеленегдә алып барыла.

Ленар Раиф улы Алабуга үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 30 китап бүләк итте. Әлеге китап белән танышырга сезне китапханәгә көтеп калабыз.
Оставить сообщение