18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Мәгълүмат сәгате «Матбугат битләрендә»

12:13 26.05.2025 16+
1736
Мәгълүмат сәгате «Матбугат битләрендә»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда матбугат көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Балаларга «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары тәкъдим ителде.

Китапханәче балаларны «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналларының тарихы, кызыклы рубрикалар белән таныштырды.

«Ялкын» журналы яшүсмерләрне күп кенә яңалыклар белән таныштыра, ничек итеп зәвыклы киенергә, кул эшләнмәләре эшләргә өйрәтә, кызыклы шәхесләр белән очраштыра, тарих битләренә сәяхәткә чакыра.

Китапханәче шулай ук укучыларны рус телендә чыгып килүче «Мурзилка», «Свирель», «Непоседа» һәм башка журналлар белән таныштырды.

Әлеге басмалар балаларга вакытларын кызыклы һәм файдалы уздырырга мөмкинлек бирәләр. Журналларның яңа саннары белән танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.
Оставить сообщение