18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Мәгълүмат сәгате «Татарның аң йолдызы»

12:38 13.05.2025 16+
1742
Мәгълүмат сәгате «Татарның аң йолдызы».

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан мәгълүмат сәгате узды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның 4 томда сайланма әсәрләре, «Татар зыялылары», «Кырык татар» китапларыннан язучы турында мәгълүмат, «Әбүгалисина» китаплары һәм башкалар урын алган иде. Балалар «Мәгариф» журналында басылып чыккан Каюм Насыйри музее белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» поэмасыннан өзек укыды. Укучылар «Шәхесләребез» сериясендә чыккан «Каюм Насыйри» китабы битләрендәге рәсемнәр белән таныштылар.

Каюм Насыйри тел галиме, мөгаллим, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, 40 тан артык хезмәт авторы.
Оставить сообщение