18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби сәгать «Балачакның якты йолдызы»

12:43 29.04.2025 16+
1716
Әдәби сәгать «Балачакның якты йолдызы»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда шагыйрә Резеда Вәлиеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны әдибәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Китапханәче укучыларга Резеда Вәлиеваның «Ана күңеле» шигырен укыды. Балалар шагыйрәнең «Иң матур җир», «Дәрес әзерләгәндә» һәм башка шигырьләрен кычкырып укыдылар. Резеда Вәлиеваның шигырьләре җырлап тора, әдибә дүрт йөздән артык җыр текстларының авторы. Резеда Валиева тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы эшләгән әдипләрнең берсе. Шагыйрәнең җиңел, аңлаешлы, матур тел белән язылган әсәрләре укучы күңелен туган телебезгә якынайта, туган илебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Оставить сообщение