18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

26 нчы апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне

06:29 26.04.2025 16+
2113
26 нчы апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне.

Ул татар шигъриятенең иң якты йолдызы, милләтебезнең йөзек кашы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Тукае булган халык бәхетле. Габдулла Тукай туган көн — Туган тел көне ул. Үз телен, динен, милләтен ихтирам иткән, татарлыгы белән горурланган һәркем әлеге датаны яхшы белә. Татар дөньясына гына түгел, республикабызда яшәгән башка милләт вәкилләренә дә Тукай, аның шигърияте яхшы таныш.

БҮГЕН ТУКАЙ ТУГАН КӨН

Татарга бәйрәм - тантана
Бүген Тукай туган көн!
Милләтебезнең Кояшы
Балкый башлаган бүген.

Әдәбиятка, туган телгә
Яңа эзен ул салган,
Хәзерге калып, кануннар
Бөек Тукайдан калган.

Һәр сүзеннән нур бөркелә
Гаҗәеп нык акыллы.
Гасырлар буена җылысы
Җиңгән барлык салкынны!..

Зур тантана бүген бәйрәм
Габдулла Тукай туган!
Күңелләрдә чиксез шатлык,
Горурлык хисе тулган...

Роберт Шәймәрданов.
Оставить сообщение