18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

II Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү

12:18 24.04.2025 16+
1509
II Республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү

24 апрельдә 34 нче “Салават күпере” балалар бакчасы базасында “Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар” II республика конкурсының йомгаклау этабы узды. Бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына багышланды. А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шарипова Гүзәл бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашты.

Конкурста Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Теләче һәм Балтач районнарыннан барлык типтагы һәм төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләре катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Оставить сообщение