18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

“Тукай әсәрләрен укыйбыз” китап уку акциясе

12:33 24.04.2025 16+
1635
“Тукай әсәрләрен укыйбыз” китап уку акциясе

24 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан “Тукай әсәрләрен укыйбыз” исемле китап уку акциясе уздырды. Әлеге акциядә 2 нче гимназиянең җиденче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар иң элек бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Аннары Габдулла Тукайның шигырьләрен: «Кошчык», «Бәхетле бала», «Бала белән күбәләк», «Карлыгач», «Сабыйга», «Гали белән кәҗә» һәм әкиятләрен: “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән сарык” татар, рус һәм инглиз телләрендә укыдылар. Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел” җырын җырладылар.
Оставить сообщение