18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

“Габдулла Тукай – сүнмәс йолдызыбыз”

15:54 24.04.2025 16+
1737
“Габдулла Тукай – сүнмәс йолдызыбыз”

24 апрель көнне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы уңаеннан А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре картлар һәм инвалидлар йортында әдәби сәгать үткәрде. Чара Тукайның тормышы һәм иҗаты, татар әдәбиятына һәм мәдәниятенә бәяләп бетергесез өлеш кертүе турында таныштырып үтүдән башланды. Китапханәчеләр эчтәлекле презентация әзерләделәр, видео күрсәттеләр.

Чара җылы атмосферада узды һәм барлык катнашучыларда да яхшы тәэсирләр калдырды. Мондый очрашулар татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, шулай ук өлкән буын кешеләренә шатлык һәм аралашу бүләк итә.
Оставить сообщение