18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

“Ә күңелләр һаман яралы”

16:44 21.04.2025 16+
2147
“Ә күңелләр һаман яралы”

Тиздән без совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фашистлар Германиясен Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. 9 Май – һәркем өчен иң якты һәм кадерле көн. Бу көнне һәр гаиләдә түземсезлек белән көтеп алалар, Җиңүгә үзләреннән зур өлеш керткән туганнарын, якыннарын искә төшерәләр. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Ә күңелләр һаман яралы” исемле тарихи сәгать узды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм аларның укытучылары Т.В. Җәләева катнашты. Беренче өлештә китапханәчеләр кырыс сугыш елларында совет сугышчылары һәм тыл хезмәтчәннәренең кылган батырлыгы турында сөйләделәр, “Җирәге тынычлык хакына” исемле китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Әлеге чараның икенче өлешендә икенче курс студентлары сугыш турында шигырьләрне сәнгатле итеп укыдылар.

Тарихи сәгать әдәбият ункөнлеге һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
Оставить сообщение