Шагыйрә Әнисә Гәрәеваның китабын тәкъдир итү кичәсе
14:16 16.04.2025 16+
Шагыйрә Әнисә Гәрәеваның китабын тәкъдир итү кичәсе
16нчы апрельдә А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Әнисә Гәрәеваның «Бәхет кайда яши…» китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Ул татар әдәбияты ункөнлеге кысаларында оештырылды. Әнисә Рәшит кызы үзенең балачагы, студент еллары турында сөйләде. Беренче шигырьләрен язарга этәргеч биргән физика укытучысын искә алды. Яңа чыккан беренче китабы белән таныштырды, үзенең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыды. Әлеге китапны чыгаруда булышкан һәрбер кешегә рәхмәтләрен җиткерде.
Әнисә Рәшит кызын котларга аның хезмәттәшләре – укытучылар, каләмдәшләре – “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары, Алабуга медицина көллияте студентлары килгән иде. Килгән кунаклар Ә. Гәрәевага иҗади уңышлар теләделәр. Ә автор үз чиратында аларга китапларын бүләк итте.
Бу чара һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.