18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби әңгәмә Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче

20:08 28.11.2023 16+
941
Әдәби әңгәмә «Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче»

Балалар китапханәсе - 3нче филиалда Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулу уңаеннан «Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче» дип аталган китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды.



Китапханәче укучыларны фронтовик язучы Гадел Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар Гадел Кутуйның «Неотосланные письма» китабы битләрендә басылган, әдипнең шәхси архивыннан булган фоторәсемнәрне карадылар.

Гадел Кутуй публицист, җәмәгать эшлеклесе, прозаик, драматург, шагыйрь, әдәбият укытучысы буларак таныла. 1935 елда Г. Кутуйның атаклы әсәре – «Тапшырылмаган хатлар» повесте басылып чыга. Бөек Ватан сугышының беренче елында Гадел Кутуй патриотик шигырьләр, хикәяләр, нәсерләр мәкаләләр яза.

1944 елда бик кыска иҗади ялга Казанга кайткач, «Рөстәм маҗаралары» исемле фантастик - хыялый повестен иҗат итә.

Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы өчен Гадел Кутуй Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Оставить сообщение