“Таҗины сагыну”
14:59 08.04.2025 16+
“Таҗины сагыну”
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Алабуга
1943 елның ноябрендә Киев шәһәрен азат иткәндә минем улым, лейтенант Фоат һәлак була. Кайгы хәбәрен алуга, театр коллективы мине үз игътибарыннан калдырмый. Иң авыр көннәрдә Таҗи Гыйззәт сүзләре мине кайгымнан айныта.
– Фатыйма, син сәхнә кешесе, синең хезмәтеңне халык көтә. Кайгыдан сыгылып төшү ул – дошманга бирелү дигән сүз. Үзеңне кулга ал. Синең кебек улларын югалткан меңләгән аналарның, аталарның күңелен күтәрү, аларны рухландыру өчен эшләргә, иҗат итәргә кирәк.
Таҗи шулай итеп кешеләрнең йөрәкләренә үтеп керде, аларның фикерләрен иҗатка, киләчәккә юнәлдерде.
Ул һәрвакыт үзе яшәгән артистлар коллективы, аның аерым кешеләре турында уйлый иде. Таҗи белән янәшә булу ул – киләчәк сәнгать, яңа әсәрләр турында уйлану, хыяллану иде.
(Фатыйма Ильская «Социалистик Татарстан», 1975, 14 сент.)