18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Экологик сәгать «Кошлар – канатлы дусларыбыз»

13:50 01.04.2025 16+
1541
Экологик сәгать «Кошлар – канатлы дусларыбыз»

Халыкара кошлар көне уңаеннан балалар китапханәсе - 3 нче филиал «Кошлар – канатлы дусларыбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырды. Укучылар кошлар көнен билгеләп үтүнең тарихы турында белделәр, күчмә һәм үзебезнең якларда кышлаучы кошларның фотосурәтләрен карадылар. Китапханәче укучыларны кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Күргәзмәдә Ринат Нуруллинның «Укымышлы чыпчыклар», Нәкыйп Каштановның «Бөркеткә сәлам әйтегез» һәм башка әдипләрнең кошларга багышлап язылган китаплары урын алган иде. Балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр, кошлар турында шигырьләр укыдылар.
Оставить сообщение