18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Үз театрын булдырган әдип»

11:41 27.03.2025 16+
1787
«Үз театрын булдырган әдип»

27 нче мартта А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә бөек татар драматургы Таҗи Гыйззәткә багышланган «Үз театрын булдырган әдип» исемле әдәби сәгать узды. Әлеге чара күренекле драматург Таҗи Гыйззәтнең 130 еллык юбилее, Халыкара театр көне һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында уздырылды.

Китапханәче Таҗи Гыйззәтнең тормыш юлы, иҗаты, Алабугада яшәгән чоры турында сөйләде. Бай эчтәлекле китап күргәзмәсе һәм экспозиция белән таныштырды. Шулай ук, драматургның Бөек Ватан сугышы темасына язылган өч пьеса: «Төнге сигнал», «Изге әманәт», “Чын мәхәббәт” тән өзекләр укыдылар.
Оставить сообщение