18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

“Уелып калды уйлары”

12:27 24.03.2025 16+
1873
“Уелып калды уйлары”

24 мартта татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә  язучы һәм тәрҗемәче Хәсән Сарьянның 90 еллыгына багышланган “Уелып калды уйлары” исемле китап күргәзмәсе оештырылды.

Хәсән Сарьян әдәби иҗат юлын хикәяләр язудан башлый. Аның яшүсмерләргә адресланган беренче «Хикәяләр» җыентыгы 1962 елда Казанда басылып чыга һәм укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Аннан соң 1965 һәм 1966 елларда авторның тагын ике китабы – хикәяләре тупланган «Классташлар» исемле җыентыгы һәм «Әткәм һөнәре» дигән повесте дөнья күрә. «Әткәм һөнәре» (1966), «Бер ананың биш улы» (1976), «Җәза» (китапта чыккан исеме – «Егет язмышы», 1978), сатирик «Нокталы өтер» повестьлары авторга аеруча зур уңыш китерә. Бу әсәрләре белән Хәсән Сарьян узган гасырның җитмешенче еллардагы татар прозасының күренекле вәкилләре сафына баса.

Әдипнең аерым әсәрләре рус, мари, удмурт, башкорт, каракалпак, казакъ, кыргыз телләренә тәрҗемә ителә. Ул үзе дә рус һ.б. телләрдән татарчага проза әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл» повестеның турыдан-туры кыргызчадан тәрҗемәсе аеруча зур осталык белән эшләнә.
Оставить сообщение