18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Поэзия сәгате «Шигъриятнең якты балкышы»

13:01 21.03.2025 16+
2422
Поэзия сәгате «Шигъриятнең якты балкышы»

21 нче мартта – Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан балалар китапханәсе - 3нче филиалда «Шигъриятнең якты балкышы» дип аталган китап күргәзмәсе янында шигърият сәгате узды.

Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин кебек күренекле шагыйрьләрнең китаплары тәкъдим ителде. Шулай ук бүгенге көндә актив иҗат итүче шагыйрьләр Й. Шәрәпова, Р. Корбан, Ф. Сафинның китаплары урын алган иде. Ике телдә басылып чыккан Л. Шәехнең «Алдамыйм», Р. Вәлиеваның «Йолдызстан батыры» китаплары балалар өчен бик уңайлы. Җиңел аңлаешлы тел белән язылган әлеге китаплар укучы күңелендә туган илебезгә, туган телебезгә мәхәббәт уята.

Китапханәче балаларга В. Хәйруллинаның «Исәнме, китап!» шигырен укыды. Балалар Л. Шәехнең «Туган телем», Р. Вәлиеваның «Язлар килә туган җиремә», Й. Шәрәпованың «Физкультурага - ура!» һәм башка шигырьләрне кычкырып укыдылар.
Оставить сообщение