18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китапханәче тәкъдим итә  «Хәтер яктысы»

16:30 17.03.2025 16+
1998
Китапханәче тәкъдим итә  «Хәтер яктысы»

Балалар китапханәсе -  3 нче филиал укучыларны эзтабар язучы  Шаһинур Мостафинның «Хәтер яктысы» китабы белән таныштыра.

Шаһинур Мостафин  сугыш кырларында ятып калган  батырларны эзләү, аларның якты истәлекләрен киләчәк буыннарга  җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эшләүче эзтабар язучы.  Шаһинур Мостафин  «Хәтер яктысы» китабында  туган илебезгә сигез каһарманны бүләк иткән легендар Ана Фатыйма Әхмәдиева  турында укырга мөмкин. Матросов батырлыгын кабатлаган  каһарман якташларыбызның  үлемсез батырлыгы белән танышырга һәм башка кызыклы шәхесләрнең кылган батырлыклары шулай ук аларның  шәхси архивларыннан  булган фоторәсемнәрне  карый аласыз.

Шаһинур Мостафин Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Татарстан Республикасы журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе, Кол Гали исемендәге бүләкләр иясе.

Шаһинур Мостафин — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Оставить сообщение