«Искры Гиззата. Гыйззәт кабызган чаткылар»
12:13 11.03.2025 16+
«Искры Гиззата. Гыйззәт кабызган чаткылар»
#130Гыйззәт_Алабуга #130Гиззат_Алабуга
А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә бөек татар драматургы Таҗи Гыйззәткә багышланган «Искры Гиззата. Гыйззәт кабызган чаткылар» исемле экспозиция эшли. Әлеге экспозиция өч өлештән тора: «Драматургның тормыш юлы һәм иҗаты», «Таҗи Гыйззәт һәм Алабуга», «Таҗы Гыйззәт әсәрләре». Китапханәчеләр кызыксынган һәркемне Гыйззәтнең иҗаты белән таныштырып бара.
Шулай ук бүлектә драматург һәм актер Таҗи Кәлимулла улына багышланган «Гыйззәт кабызган чаткылар» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга китап күзәтүе уздырылып килә.
«Гыйззәт әсәрләре мәңгелек» дип аталган проект буенча укучылар ай саен Таҗи Гыйззәтнең бер әсәре белән танышып бара.
Шулай ук һәр ай онлайн рәвештә «Таҗи Гыйззәт турында замандашлары» рубрикасы эшли.
Күренекле әдипнең тууына 130 елга багышланган чаралар ел дәвамында үткәреләчәк.