Тәслимә Кәримованың “Күңел күзе” китабын тәкъдир итү кичәсе
17:40 27.02.2025 16+
Тәслимә Кәримованың “Күңел күзе” китабын тәкъдир итү кичәсе
27 нче февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасе, шагыйрә һәм прозаик Тәслимә апа Кәримованың “Күңел күзе” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Авторның «Энҗе чәчәк», «Исми тор, вакыт җиле...», «Хәтер йомгагын сүткәндә» исемле китаплары китап укучылары арасында яратып укыла. Иҗатында туган як, мәхәббәт, әдәп һәм әхлак темаларын күтәргән тыйнак холыклы шәһәрдәшебез мәсәл һәм нәсер жанрларына да мөрәҗәгать итә. Соңгыларыннан – «Күңел күзе» дип аталганы – аеруча үзенчәлекле. Ул Алабугада яшәүче Зөфәр һәм Рәмзия Сәетовлар гаиләсе тормышыннан алып язылган. Әсәргә Зөфәр Гайнуллин сценарий эшләгән.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең 28нче татар подгруппасы студентлары, сәхнә теле укытучысы Тәҗрия Вәсим кызы Җәләева җитәкчелегендә, “Күңел күзе” китабыннан өзек тәкъдим иттеләр. Студентлар һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп үз рольләрен башкардылар.
Алга таба сүз шагыйрә һәм прозаик Тәслимә Кәримовага бирелде. Ул китапның язылу тарихы, геройлары турында сөйләде, үзенең иҗаты белән килгән тамашачыларны таныштырды. Китап тәкъдир итү кичәсенә Зөфәр һәм Рәмзия Сәетовлар гаиләсе дә чакырулы иде. Кызлары Регина моңлы җырларын бүләк итте, студентларның сорауларына теләп җавап бирде.
Әлеге чарага “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары да килгән иде. Алар үзләренең яхшы теләкләрен Тәслимә Кәримовага җиткерделәр.
Бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр – караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр.Тәслимә Кәримованың бу әсәре туң җаннарны да эретерлек.