18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Тематик сәгать «Көмеш чыңлы газиз туган телем»

13:44 18.02.2025 16+
2057
Тематик сәгать «Көмеш чыңлы газиз туган телем»

Һәр кешенең, дөньяга тугач та, иң беренче әйткән сүзләре бар. Татар баласының «әннә, әттә» булса, русларда, «мама, папа». Әти – әниләребез, әби – бабайларыбыздан килгән татар теле ул – туган телебез. 21 нче февраль - 2000 нче елдан Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда «Көмеш чыңлы газиз туган телем» дип аталган күргәзмә янында тематик сәгать узды. Балалар китап күргәзмәсе белән таныштылар. Җир йөзендә барлыгы күпме кеше татар телендә сөйләшә һәм дөньяда күпме тел барлыгын белделәр. Һәр халыкның тел байлыгы булган мәкальләр, афоризмнарны искә төшерделәр, тел турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр.
Оставить сообщение