18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

«Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе»

13:49 17.02.2025 16+
2312
«Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе»

17 февральдә Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне уңаеннан «Кешелекнең җиңелмәс көрәшчесе» дип исемләнгән батырлык сәгате уздырды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Чара Муса  Җәлилнең тууына 119 ел, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, ТАССР төзелүнең 105 еллыгы кысаларында үтте.

Китапханәчеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы  батырлыгы турында сөйләде, видео күрсәтте, китап күргәзмәсе белән таныштырдылар. Батырлык сәгатенең икенче өлешендә студентлар викторина сорауларына җавап бирделәр.
Оставить сообщение