18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Әдәби әңгәмә «Каюм Насыйри – мөгаллим, тәрбияче». Тууына – 200 ел

12:44 14.02.2025 16+
2180
Әдәби әңгәмә «Каюм Насыйри – мөгаллим, тәрбияче». Тууына – 200 ел

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу уңаеннан әдәби әңгәмә узды. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән таныштырды. Күргәзмәдә Каюм Насыйриның 4 томда сайланма әсәрләре, «Татар зыялылары», «Кырык татар» китапларыннан язучы турында мәгълүмат, «Әбүгалисина» китаплары һәм башкалар урын алган иде. Балалар «Мәгариф» журналында басылып чыккан Каюм Насыйри музее белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Эльмира Шәрифуллинаның «Каюм коесы» поэмасыннан өзек укыды. Балалар Каюм Насыйриның табышмакларына җаваплар бирделәр.

Каюм Насыйри тел галиме, мөгаллим, тарихчы, тәрҗемәче, язучы, фольклорчы, 40 тан артык хезмәт авторы.
Оставить сообщение