18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Патриотик сәгать «Герой шагыйрь - Муса Җәлил»

15:32 14.02.2025 16+
2081
Патриотик сәгать «Герой шагыйрь - Муса Җәлил»

Балалар китапханәсе – 3 нче филиалда Герой шагыйрь Муса Жәлилнең тууына 119 ел тулу уңаеннан патриотик сәгать узды. Чарада 1 нче гимназиянең 3 «А» сыйныф укучылары катнашты.

Китапханәче укучыларны каһарман шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Укучылар «Гомрем минем моңлы бер җыр иде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Китапханәче укучыларга Муса Җәлилнең «Ышанма» шигырен, Резеда Вәлиеваның Герой - шагыйрьгә багышлап язылган «Шагыйрь турында җыр» поэмасыннан өзек укыды. Балалар шагыйрьнең тормыш юлын яктырткан әдәби викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Укучылар Муса Җәлилнең «Кичер илем» шигырен яттан сөйләделәр .

Чара Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
Оставить сообщение