«Мурзилка» журналының 100 еллыгына багышлана…
16:35 23.01.2025 16+
«Мурзилка» журналының 100 еллыгына багышлана…
23 гыйнварда укучылар һәм модель үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Мурзилка» журналының 100 еллыгына багышланган «Россия турында белем» видео лекториясендә катнаштылар.
«Мурзилка» – дөньяда иң озак вакыт басылган, Гиннесс рекордлар китабына кертелгән бердәнбер балалар журналы. Ул 1924 елның 16 маеннан башлап дөнья күрә һәм башлангыч мәктәп яшендәге укучыларга адреслана. Узган ел журнал бер гасырлык юбилеен зурлап билгеләп үтте. 100 ел дәверендә бөтен кеше яраткан балалар журналын чыгару бер тапкыр да өзелмәде. Аның нигезен һәрвакыт балалар әдәбияты: әкиятләр, әкият повестьлары, хикәяләр, пьесалар, шигырьләр тәшкил иткән. Төрле елларда журналда Агния Барто, Корней Чуковский, Самуил Маршак, Михаил Пришвин, Константин Паустовский, Валентин Берестов, Сергей Михалков, Ирина Токмакова, Эдуард Успенский һәм башка күренекле язучыларның әсәрләре басыла.