18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

"Каз өмәсе"

03:25 08.12.2024 16+
2254
"Каз өмәсе"

Каз өмәсе - татар халкының эш сөючәнлеген, җыр-моңга бай күңелен, аш-суга осталыгын, уңганлыгын чагылдырган матур йола. Бүген районыбызның Морт авылында узган каз өмәсен дә мәдәният хезмәткәрләре чын бәйрәмгә әверелдерделәр. Бирегә килгән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надир Курамшин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Алабуга районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Әхмәтова әлеге чараның яшь буынга тәрбияви роль бирүен, элеккедән килгән йола, гореф-гадәтләрне саклап калуда мөһимлеген әйтеп уздылар һәм оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чакырылган кунаклар арасында А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар яшьләре оешмасының Алабуга районы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Шәрипова Гүзәл дә бар иде.

Каз өмәсен сәхнәләштерүдә Морт авылының китапханәчесе Садыйкова Зәлия дә катнашты.

Оставить сообщение