Татарстан флагы безнең горурлыгыбыз
04:57 30.11.2024 16+
Татарстан флагы – безнең горурлыгыбыз
29 ноябрь көнне Балалар үзәк китапханәсендә “Татарстан флагы – безнең горурлыгыбыз” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды.
29 ноябрь – Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне. 1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады. Татарстан дәүләт флагы авторы – ТР халык рәссамы, Г. Тукай премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов. ТР Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге горизонталь сызыклардан тора. Яшел төс – тормыш, яшәеш, яңарыш, Ислам дине төсе. Ак төс – пакьлык, чисталык билгесе, кызыл төс – яшәеш, сәламәтлек төсе.
Әлеге вакыйга уңаеннан үткәрелгән чарада балалар Татарстан флагы тарихын, төсләре ни аңлатканы хакында мәгълүмат белделәр, әлеге көннең барлык татарстанлылар өчен зур әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыруы хакында аңладылар.