18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Күргәзмә тәкъдим Әдәби Татарстан

04:57 30.11.2024 16+
2597
Күргәзмә – тәкъдим «Әдәби Татарстан»

Балалар китапханәсе – 3нче филиалда «Әдәби Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә Габдулла Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый», Абдулла Алишның «Әкиятләр» җыентыгы, Роберт Миңнуллин, Рафис Корбан, Шәүкәт Галиев, Вера Хамидуллина һәм башка авторларның бай эчтәлекле, матур бизәкле китаплары урын алган.

Китапханәче укучыларны китап күргәзмәсе белән таныштырды, әсәрләрдән өзекләр укыды, укучылар табышмакларга җаваплар бирделәр. Күргәзмәдә шулай ук әле исемнәре танылып кына килә торган яшь авторларныңда әсәрләре тәкъдим ителде. Алинә Бикмуллина «Йолдызлар шулай куша», Лилия Исхакова «Дәү әни һәм Бану» кебек китаплар шундыйлардан иде.

Бу китаплар кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге укучылар өчен тәкъдим ителә, шулай ук гаилә белән бергәләп уку өчендә кызыклы булачак.

Оставить сообщение