18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Кар, урыны белән кыска вакытлы буран һәм бозлавык көтелә

06:19 03.11.2024 16+
2016
Кар, урыны белән кыска вакытлы буран һәм бозлавык көтелә

3 ноябрьдә Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар явуы, урыны белән кыска вакытлы буран, бозлавык, күз күреме начараю көтелә. Көчле көнбатыш җиле секундына 15-20 метр тизлектә сакланачак.



4 ноябрьдән алып 6 ноябрьгә кадәр республикада циклоник типтагы һава торышы сакланачак, вакыты белән бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -2-8° кадәр, көндез -1° -3 ° кадәр.

"Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә

Көчле җил урамда очраса:

- подъездга яисә нык бинага кереп яшеренеп куй;

- йорт диварлары янына, җәмәгать транспорты тукталышларына, реклама щитлары янына, агачлар астына, төзелеп бетмәгән биналар янына качарга ярамый;

- өзелгән чыбыкларга, тирбәлә торган вывескаларга якын килмә;

- черек һәм карт, бигрәк тә ялгыз басып торган агачлардан ераграк тор" - матбугат үзәге хезмәткәре Эльвира Сөнгатулина хәбәр итте.

@mchstatarstan языл!

Оставить сообщение