18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Һөнәр һәм тормыш мәктәбе китабын тәкъдим итү кичәсе

19:32 13.11.2023 16+
1100
«Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» китабын тәкъдим итү кичәсе

10 ноябрьдә «Кама» уку-укыту театры бинасында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Наилә Биҗан кызы Низамованың китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Остазны котларга коллегалары, укучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Әлеге кичә Наилә апаның тормыш юлына да багышланган иде. Тәүге китабы чыгу белән котлап, кичә дәвамында Наилә Биҗан кызына җылы теләкләр әйтелде. Искиткеч матур концерт номерлары килгән тамашачыларны сөендерде. Автор «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» исемле китабын А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә укучыларына да бүләк итте.

Бу китап талантлы педагог-укытучының иҗади юлы нәтиҗәсе, бүген эшләүче мәдәният хезмәткәрләре өчен уникаль методик кулланма.

Оставить сообщение