18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Яшәү бәхет икән

09:55 15.10.2024 16+
100
«Яшәү бәхет икән»

14 октябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә, «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Тәслимә Кәримова белән очрашу кичәсе узды. Әлеге чарага шагыйрәнең каләмдәш дуслары, КФУның Алабуга институты филология һәм тарих факультеты студентлары килде.

Тәслимә апа Кәримова – табигатькә гашыйк җан. Үзенең гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган көчле биолог. Һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, аларның холкын, файдасын белә һәм шуларны үзенең иҗаты аша укучыларга җиткерә.

Тәслимә Шаһидулла кызының «Энҗе чәчәк» (1998), «Исми тор, вакыт җиле...» (2011),«Хәтер йомгагын сүткәндә» (2020) китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла. Соңгы арада басылып чыккан «Күңел күзе» (2023) китабы аеруча үзенчәлекле. Ул күрми торган кыз язмышы турында.

Очрашу кунагы белән аралашу аның тормыш юлы, иҗаты турында тагын да күбрәк белергә ярдәм итте. Ә инде шагыйрәнең үзе укыган шигырьләре бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндереп җибәрде.

Мондый чаралар безгә шәхесләребезне танып белергә, иҗатлары белән якыннан танышырга һәм алар белән горурланырга ярдәм итә. «Яшәү бәхет икән» дип исемләнгән очрашу һәркемнең күңеленә матурлык, җылылык өстәде.

Оставить сообщение