"Үзенчәлекле язучы"
04:25 09.10.2024 16+
"Үзенчәлекле язучы"
8 нче октябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар шагыйре, балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмәгә күзәтү узды. Китап укучылар язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышты, яңа мәгълүмат алды.
Рәшит Бәшәр – татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында узган гасырның алтмышынчы еллар ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.
Язучы белән кызыксынган укучыларны китапханәдә көтеп калабыз.