18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китапханәдә яңа китап

14:18 20.09.2024 16+
25
Китапханәдә яңа китап

Сезне Клара Гайнетдинованың 2023 елда дөнья күргән “Тарихны кеше үзе яза...” исемле китабы белән якыннан таныштырасыбыз килә. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Фёдор кызы бөтен көчен, белемен туплап, Алабуга районы Иске Юраш авылы мәктәбе тарихын, мәртәбәле остаз-укытучыларның тормышын өйрәнә; балалары, туган-тумачалары, таныш-белешләре белән элемтәгә кереп, материал туплый; иҗат итә. Шулай искиткеч тарихи язмалар туа.

Иске Юраш урта мәктәбе – Алабуга районында гына түгел, республикабызда тирән тарихлы, белемле укучылары белән танылган, инде соңгы елларда аз санлы булып баручы күренекле татар мәктәпләренең берсе. Гомер-гомергә биредә үз эшләренә тугры, хезмәтләренә гашыйк кешеләр эшләгән һәм эшли.

Бу китап Юраш, Илмәт, Атау, Салавыч, Ядегәр, Көек, Иске Үтәгән авылы мәктәпләрендә хезмәт куйган остазларга һәм шәкертләргә багышлана. Җыентыкка кайбер мөгалимнәрнең иҗат җимешләре дә кертелгән.

Китап белән якыннан танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.

Оставить сообщение