«Гаҗәеп китапханә иле»

А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап сөючеләр өчен «Гаҗәеп китапханә иле» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәчеләр татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды, барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләде. Китап роле, заманча әдәбият авторлары турында дискуссия уздырылды. Яшьләр һәм өлкәннәр «Сеймейное счастье – благополучие страны. Гаилә бәхете – ил иминлеге», «Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре», «Пушкин һәм Тукай – ике якты йолдыз», «Яңалыклар бездә генә» исемле китап күргәзмәләре белән якыннан танышты.
Әлеге чарада катнашучылар уку хыялны яхшырта, креативлыкны, яхшы психик сәламәтлекне, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышанычны арттыра, сүзлек запасын һәм гомуми грамоталылык дәрәҗәсен арттыра, дөньяга карашны киңәйтә дигән нәтиҗәгә килделәр.