18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Китапханәче тәкъдим итә Игътибар! Яңа китаплар!

10:45 05.09.2024 16+
136
Китапханәче тәкъдим итә «Игътибар! Яңа китаплар!»

Балалар китапханәсе – 3 филиал фонды яңа китаплар белән тулыланды. Сезнең игътибарыгызга «Бергәләп укыйбыз» сериясендә чыккан «Беренче адым», «Беренче көн», «Беренче рәхмәт» китапларын тәкъдим итәбез.



«Беренче адым»

Әлеге китапта сабыйлар күңеленә якын, аңлаешлы әкиятләр, хикәяләр, мавыктыргыч шигырьләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан уеннар урын алды.

Өч яшькәчә сабыйларга адресланган әлеге китап аларны белемле, кешелекле, шәфкатьле итеп тәрбияләүдә, туган телен, халкын яратучы шәхес итеп үстерүдә әти-әниләргә файдалы ярдәмлек булыр.

«Беренче рәхмәт» 3—5 яшьлек балаларга адресланган уку китабында халык авыз иҗатының кыска жанрлары, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре: классиклардан алып бүген иҗат итә торган авторларыбызның шигырь-хикәяләре, рус классиклары әсәрләре, татар халык әкиятләре белән беррәттән, Европа халыклары әкиятләре, уеннар тәкъдим ителә.

«Беренче көн» - 5-7 яшьлек балаларга адресланган. Бу җыентыкта бергәләп уку өчен халык авыз иҗаты әсәрләре, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, рус классик әсәрләре, әкиятләр, уеннар тәкъдим ителә.

Оставить сообщение