Әдәби әңгәмә Халык шагыйре
10:06 17.07.2024 16+
Әдәби әңгәмә «Халык шагыйре»
Балалар китапханәсе – 3нче филиалда Зиннур Мансуровның тууына 75 ел тулу уңаеннан «Халык шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында әдәби әңгәмә узды. Күргәзмәдә әдипнең шигырьләр җыентыгы, балалар өчен иҗат ителгән китаплары, матбугат битләрендәге мәкаләләр урын алган иде. Китапханәче балаларны китап күргәзмәсе белән таныштырды. Зиннур Мансуров 20 дән артык китап авторы, аның беренче шигырьләре балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә, соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» исемле күмәк җыентыкта басыла. Ул лирик шигырьләр, афоризмнарга корылган кыска шигырьләр язу белән бергә, публицистика жанрында да уңышлы эшләп килә. Зиннур Мансуров студент елларыннан бирле Габдулла Тукай иҗатын өйрәнә, хезмәтенең нәтиҗәсе буларак 2014 елда «Тукай белән әңгәмәләр» китабы басылып чыга.
Мактаулы исемнәре: «Татарстан Республикасының халык шагыйре», «Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты»