Татар матбугаты көне Матбугат битләрендә
07:52 06.06.2024 16+
Татар матбугаты көне «Матбугат битләрендә»
Балалар китапханәсе - 3 нче филиалда татар матбугаты көне узды. Китапханәгә килгән укучылар татар телендә чыгучы журналлар белән таныштылар. Укучыларга «Сөембикә», «Гаилә һәм мәктәп», «Сәхнә», «Идел=Идель» һәм башка журналлар тәкъдим ителде.
Нәни дусларыбыз матур рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле әдәби басмалар: «Салават күпере», «Сабантуй» журналлары белән таныштылар. Яшүсмерләрне «Ялкын» ның яңа саннары көтә, мәсәлән 4нче санында сетикет яки интернет киңлегендә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында файдалы мәгүлүмат алырга була. Әлеге журналлардагы кызыклы шәхесләр белән очрашып, төрле биремнәр, уеннар уйнап буш вакытыгызны кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга мөмкинчелек бар. Хөрмәтле укучылар, сезне яңа журналлар белән танышырга, балалар китапханәсендә көтеп калабыз!