18+
Рекламный баннер 980x90px unterhead
Архив
Рекламный баннер 300x200px left-1
Мы в соцсетях
Рекламный баннер 300x600px left-2
Рекламный баннер 300x60px right-1
Рекламный баннер 300x60px right-2

Күргәзмә тәкъдим Каникулга кызыклы китап белән

07:37 31.05.2024 16+
624
Күргәзмә – тәкъдим «Каникулга кызыклы китап белән»

Тиздән балаларның көтеп алган җәйге каникуллары башлана. Шул уңайдан балалар китапханәсе 3 - нче филиал балалар өчен Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең әсәрләреннән тупланган «Каникулга – кызыклы китап белән» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим итте.

Күргәзмәдә укучыларга «Идел буе халыклары әкиятләре – Сказки народов Поволжья» җыентыгы тәкъдим ителде. Бу китапта хайваннар турындагы, тылсымлы, көнкүреш әкиятләре тупланган. Аларның кайберләрен әкиятләрнең ахырында бирелгән OR - код аша кереп, тыңлый йә карый аласыз. Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша» китабы балаларны шук һәм тиктормас, нинди хәлләрдә дә югалып калмаучы Шәмси исемле малай белән очраштыра. Зинаида Захарованың «Маҗаралы хәлләр» китабы бүгенге мәктәп тормышыннан алынган мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хәлләр белән таныштыра. Әхәт Мушинскийның ике телдә чыккан «Черный индюк , красные штаны…= Кара күркә кызыл ыштан» исемле китабында гамьсез балачакның матур һәм онытылмас мизгелләре сурәтләнгән.

Кадерле китап сөючеләр, әлеге һәм башка кызыклы һәм бай эчтәлекле китаплар белән танышасыгыз килсә, балалар китапханәсенә рәхим итегез!

Оставить сообщение